Азнакай шәһәрдәге шәхси йортта янгын чыккан

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

9 февральдә шәһәрдәге шәхси йортта ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсенә зыян килә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре игътибарлы һәм сак булырга, җылыту приборларыннан кулланганда, мичкә якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәргә, ут чыгу очраклары булганда 01, ә кәрәзле телефоннан 101, 112 номерына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International