Азнакай нефтьчеләре, нефть табу эшләре башкаручы скважинада булган һәлакәттән соң скважинаны кабат эшкә бастыру эшләре максатыннан өйрәнү- күнекмәләр уздырдылар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

“Азнакай нефть-газ  чыгару һәм эшкэртү” оешмасы, 4 нче санлы нефть табу цехы кул астында булган 27515 номерлы скважинада һәлакәт булды – төптән тоташтыручы махсус җайланма эштән чыгу сәбәпле нефтьнең тышка чәчрәп чыгуы билгеле булды. Янып китүчән сыеклык скважина тирә ягын кара тап белән каплаганнан каплап бара. Түгелеп барган нефть сыеклыгы һавага газ болыты барлыкка китерде. Шул вакытта скважиналарның эшләвен тикшерүче  оператор, әлеге һәлакәткә юлыгып нефть сыеклыгы газы чыгу аркасында көчле агулану алып, аңын югалтуга мохтаҗ була.

Әнә шундый булды Азнакай нефтьчеләренең алдан уйлап куелган өйрәнү күнекмәләре. Әлеге өйрәнү күнекмәләр көньяк-көнчыгышта урнашкан Ростехнадзор оешмасы инспекторлары күз алдында үткәрелде. Күнекмәләргә тикшерүче вәкилләр башлангыч күрсәттеләр. Һәлакәт булган урыннан аерым тавышлы билге булу белән  нефтьчеләр һәлакәтне булдырмас өчен, үзләренең кул астында булган махсус җайланмалар ярдәмендә каршы тора башладылар. Әлеге эшләрнең дөрес алып барылуын күзаллап тору өчен аерым штаб корылды. Беренче очракта  һәлакәт урынында алган агулану нәтиҗәсендә аңын югалткан егеткә беренче ярдәм күрсәтелде, аннан штаттан тыш һәлакәтләргә каршы торып коткару эшләре алып баручы җыены скважина тирә ягына агылучы нефтьне җыеп чистарту эшләренә тотындылар. Һәлакәт урынына 24 нче янгын сүндерү бүлегендә кизү торган каравыл килеп җитеп нефтьнең янып китүенә адым куймыйча каршы тордылар.

Күнекмәләргә нәтиҗә ясап, алда торган максатларга ирешү өчен, күнекмәләрдә катнашучыларга тагын да әзерлек һәм кыска алымнар белән эшләү мөрәҗәгать ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International