Хезмәтне саклау буенча киңәшмә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

7 февраль көнне “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы  җитәкчеләре, нефть казу һәм табу оешмаларының хезмәт саклау һәм куркынычсызлык ияләре, янгыннан саклау эш вәкилләре арасында узган елга бәя биреп киңәшмә булып узды. Әлеге киңәшмәне беренче булып, нефть казу һәм табу оешмаларының эшенә төп, иң әһәмиятле  бәя биреп,  “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы башлыгы урынбасары Расих Фәйзуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында Тахир Шәймарданов  нефтьчеләрнең үз һөнәрләренең куркынычсызлык ягын яңартып һәм кайгыртып берничә сүз әйтеп китте. “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасында  янгын куркынысчызлыгына килгәндә, киңәшмәдә катнашучыларны 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин таныштырып китте. Азнакай нефтьчеләре 2017 елда янгынга өстенлек бирмәделәр, шуңа да янгынны булдырмау - олы максатка ирешүнең бер төре икәнлеген аңлатты. Киңәшмәдә киләсе ел өчен макасатка ирешердәй мәсьәләләрне, эш барышында куркынычсызлыкны, янгынны  булдырмау тагын да алга, югары максатка  күтәрелү өчен бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International