“Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы объектларында янгынга каршы тикшерүләр булып узды

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Февраль аеның беренче яртысында Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән  нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынга каршы тикшерүләр алып бардылар. Тикшерүләрнең максаты  янгын куркынычсызлыгы туплаган кәгазьләрне, объект күрсәткечләрен, белдерү билгеләрен, аншлагларны күрсәтүче янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда  һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим.

       Тикшерүләр барышында  нефть җитештерү объектлары  янгынга каршы торуны игътибарлы һәм төгәл алып барылуы беленде. “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  белү үзләре үк төзегән боерык буенча янгын куркынычсызлыгына җавалы билгеләнгән кеше генә түгел, ә башка хезмәткәрләр дә янгынга каршы торучанлыкка эш урыннарында бик тә иъүтибар белән карыйлар. “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы, нефть җитештерү объектларында эш иткән вакытта куркынычсызлыкны саклау һәм янгын куркнычсызлыгына таянуга  хезмәткәрләрне әзерләү кагыйдәләрне бозуны булдырмау өстендә эшли. Шуңа да аерым игътибарны  янгын сүндерү өчен махсус җиһазлар булдыру күзаллана. Нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланма тирә ягында торган ут сүндергеч җайланмалары торуны һәр хезмәткәр күрә. Барлык булган күрсәткечләр кинәт килеп чыккан һәлакәткә каршы торырга, янгынны сүндерергә ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International