1 март көнне Азнакайда Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында «Тарсус» паркы төзекләндерү проект семинары узачак.
Проект ясау белгечләре белән Азнакай халкы территориянең киләчәктә нинди үсеш алу турында фикер алышу узачак.
Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала! Азнакайның киләчәгенә битараф булмаучылар, рәхим итегез!
Шунда ук кече шәһәрләр һәм тарихи урыннар арасында уздырылучы федераль бәйгегә тәкъдим ителәчәк территорияне билгеләү буенча да фикер алышу уздырылачак.
Урыны: Азнакай район-шәһәр Мәдәният йорты (Солтангалиев ур., 19).
Вакыты: 1 март, 17:00 – 19:30.»