Шушы ук утырышта ТР суд системасының эшчәнлеген яктыртучы журналистлар өчен оештырылган “Ел Фемидасы” иҗади бәйгесендә җиңеп чыгучыларны да тәбрикләделәр.
Бу бәйгедә "Иң яхшы язма" номинациясендә хезмәттәшебез – “Маяк” газетасының бүлек редакторы Лиза Нурлыева махсус призга лаек булды. Азнакай телевидениесе коллективы 'Иң яхшы видеосюжет” номинациясендә өченче урынны алды.
Коллегаларыбызны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!