Бүгенге көн, Татарстан республикасы 2 нче федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү бүлекләре арасында Җәлил бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы шуу бәйгесенә багышланды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярышчылары 13 янгын сүндерү бүлекләре арасында өч километр булган озынлыкта шуу буенча көч сынашты. Азнакай районы янгын сүндерү бүлеге вәкилләре бу беренчелектә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Марат Кәримов күнекмәләре буенча, безнең егетләребез Флорит Марданшин, Ильнур Галеев, Индир Кәримуллин 4 нче урынны яулап кайттылар.