Үзебезнекеләр өчен бергәләшеп җан атыйк!

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

3 һәм 4 мартта шәһәрнең Боз сараенда 2001-2002 елгы спортчылар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары үтә. 3се көнне ярымфиналда “Олимп” (Мамадыш) – “Нефтьче” (Лениногорск), “Соколы” (Азнакай) – “Ак Бүре” (Казан) командалары очраша. Беренче уен 13.00 сәгатьтә башлана, азнакайлылар 15.30 сәгатьтә бозга чыгачак. Өченче урын өчен уен 4 мартта 9.00 сәгатьтә башлана. Финал уеннары 11.30 да була. Үзебезнекеләр өчен бергәләшеп җан атыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International