Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» бәйгесенең финал өлеше узды. Анда гүзәл затларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Бәйрәмгә Азнакай хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева җитәкчелегендәге делегация дә барды. Аның составында бәйгенең үзебездә узган зона турында катнашучылар иде. Республика конкурсына йомгак ясаган жюри рәисе, “Татарстан хатын-кызлар” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Зилә Вәлиева Азнакайда зона турының бик оешкан төстә узуын ассызыклап, район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сүз уңаеннан, бу мәртәбәле бәйгедә катнашучыларны кичә Халыкара-хатын-кызлар көненә багышланган районкүләм бәйрәм чарасында да хөрмәтләделәр.