Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән март ае барышында нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучанлыгын белдерүче җиһазларны тикшереп үттеләр.Тикшерүләрнең максаты янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучан җиһазларның торышын, объект күрсәткечләрен, янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим. Янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучан җиһазлар хәзерге заманда бик тә мөһим чимал булып тора.
Бу көннәрдә “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы тикшерү комиссиясе белән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре нефть объектларында торган барлык янгынга каршы торучан махсус җайланмаларының эшкә яраклыгын, цехларда кизү торган хезмәткәрләрне әлеге җиһазлар белән дөрес эш итү, аларның эш тәртибе кагыйдәләре буенча һәм янгынга каршы торучан махсус җайланмалар кисәтүче тавыш булу белән төгәл эш итәр өчен юлламалар биреп уздылар.
.jpg)