18 мартта 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны театральләштерелгән тамаша, эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы концерты, кызыклы уеннар, майлы ботка, кайнар чәй һәм 9.00 сәгатьтән Сөембикә урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә. Соңыннан бәйрәм чарасы 14.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында дәвам итәчәк.