Кош гриппы яный

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Менә инде берничә ел дәвамында ветеринарлар Азиянең көньяк-көнчыгыш илләрендә баш калкыткан кош гриппының әкренләп дөнья буйлап таралуы турында чаң кага. Аның безнең илдә дә Калининград, Мәскәү, Кострома, Воронеж, Самара һәм башка зур өлкәләрдә, шул исәптән безнең Татарстанда да очраклары теркәлде.

Республиканың Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Ютазы районнарында соңгы елларда кош гриппы авыруы ачыкланды. Яз җитүгә җылы яклардан кайткан кошлар белән безнең районда да хәл катлауланырга мөмкин, шуңа да саклык чараларын алдан күрү кирәк.
Бу авыру белән зарарланган кыр казлары, үрдәкләре, бигрәк тә сулыкларга якын урнашкан ихаталардагы йорт кошлары да аны бер-берсеннән йоктырып, ул массакүләм төс ала. Суга эләккән вирус 8 сантиметрга кадәр калынлыкта 0 градуста 30-35 көн, 22 градуста 4 көн саклана. Йорт кошлары аны тиз эләктерә һәм йоктыру чыганагына әверелә.
Әгәр ихатада асралган кош-кортның хәлсезләнүенә, канат-каурыйларының асылынып, тәне зәңгәрләнеп торуга, башын гел әйләндереп торуына, ашамавына, эчләре китүгә игътибар итсәгез, сагаегыз: бу аның авыру эләктерү билгеләре. Аның белән бөтен төр кошлар, шәһәрдәге карга, чыпчык, күгәрченнәр дә чирләргә мөмкин. Грипплы кош-кортларның 100 проценты үлемгә дучар. Бу чирнең алардан дуңгызларга, кешеләргә дә йогу ихтималы бар. Безнең илдә әлегә кешеләрнең авыру очраклары теркәлгәне булмады.
Чирләгән бөтен кыргый кошларны юк итү мөмкин түгел, шуңа да йорт кошларының авыру йоктырмау чараларын күрү мәслихәт. Аларны ябуда тотарга, сулыкларга чыгармаска, санитар-гигиена таләпләрен үтәргә, аерым асрарга, торакларын даими җыештырып торырга киңәш ителә. Әгәр кош-кортның авыру билгеләре күренсә, бу хакта кичекмәстән урындагы ветеринария хезмәтенә (телефоныбыз: 7-19-99) хәбәр итәргә кирәк. Сүз дә юк, иң нәтиҗәле, ышанычлы саклану чарасы – вакцинация ясату. Бу бигрәк тә сулыкларга якын урнашкан торак пунктлары өчен әһәмиятле.
Грипп белән зарарланган кошлар бүлеп чыгарган матдәләр үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шулай ук аларның итен һәм йомыркасын тиешенчә эшкәртмәгәндә, вирус азык аша да эләгергә мөмкин. Кош итен, йомыркасын санкцияләнмәгән сату урыннарыннан алмагыз. Аларны сатучылардан кошларга грипптан вакцинация ясалган булуы турында тиешле ветеринар документларны таләп итегез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International