Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды игълан иткән “Җир сәгате” акциясе үткәрә. Энергия ресурсларын саклау, экологияне яхшырту максатында оештырылучы бу мөһим чарага Азнакайның Яшьләр үзәге дә кушылып, барлык райондашларны акциядә катнашырга чакыра.
24 март көнне җирле вакыт белән 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр гражданнарның тормыш алып бару куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле булмаган объектларда, административ биналарда, клубларда, яшьләр белән эшләү учреждениеләрендә, гомумән, мөмкин булган барлык урыннарда архитектур-декоратив, өстәмә һәм дежур яктырту чыганакларын бер сәгатькә сүндереп тору җаен табыйк! Акциядә катнашу – экологик хәл торышын планета күләмендә яхшыртуда үз өлешебезне кертү дигән сүз.