Пенсия фонды идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә, 29 март көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, гаилә, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Кабул итү Пенсия фонды идарәсе бинасында уздырыла (Төзүчеләр урамы, 10 нчы йорт). Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50.