Йөрәкне кайгы өтте...

2018 елның 30 марты, җомга

28 мартта Россиядә Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында һәлак булганнар истәлегенә Матәм көне игълан ителде. Мәдәният учреждениеләре күңел ачу программаларын күчерде, телеканаллар һәм радиостанцияләр программаларын үзгәртте. Россиянең һәр төбәгендә искә алу акцияләре үтте.

Бу көнне коточкыч янгында һәлак булганнарның якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашып, Азнакай районы халкы да кичен Гаилә паркына матәм митингына җыелды.
Ил кайгысын үз кайгысы итеп кабул иткән азнакайлылар арасында яше дә, карты да бар иде. Күбесе балалар белән килгәннәр һәм һәрбесе диярлек бер сүзне пышылдый: “Ходай күрсәтмәсен”, “Мондый бәлаләр күрергә язмасын”...

Тулысынча укырга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International