Сөембикә урамын төзекләндерү

2018 елның 13 апреле, җомга

10 апрельдә район хакимияте бинасында киң җәмәгатьчелек, Казаннан архитекторлар, белгечләр катнашында аны төзекләндерү буенча фикер
алышу узды.

Былтыр республика һәм “Татнефть” ярдәмендә Нефтьчеләр урамы яңартылды. Быел Тарсус паркы республика программасына кертелде. Кара елга буен, Җиңү, Гаилә паркларын әйтеп тә тору кирәкмидер – мондагы эшләрнең барысы да күз алдында. Шәһәребез әнә шулай елдан-ел төзекләнә, яшәү өчен уңайлыклар арта.
Сөембикә урамы – ул шәһәрнең үзәге. Биредә ел әйләнәсендә төрле мәдәни, спорт чаралары, ярминкәләр үткәрелә. Аның бер башында – Мәдәният йорты, икенчесендә Балалар иҗаты үзәге урнашкан. Ул – ике буынны тоташтыручы чылбыр да, шулай ук күп кенә социаль объектларга илтүче юл да булып тора. Совет чорында биредә 1 нче Май демонстрацияләре, Җиңү парадлары узган. Аны Казандагы кебек җәүялеләр йөри торган Бауман урамы рәвешендә ясау фикере дә бар.

Язманы тулысынча “Маяк” газетасында укый аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International