12 апрель көнне Район һәм шәһәр мәдәният йортында “Калинушка” җыр һәм бию ансамбленең 20 еллык юбилее билгеләп үтелде. Чарада ансмбль төрле халык - рус, татар, башкорт җырларын башкарды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Хафизова Г.С. кызы, район һәм шәһәр мәдәният йорты директоры Шарафиева Л.Г. кызы, ветераннар советы, “Җанашым” халык фольклор ансамбле, “Хәтирә” халык ветераннар ансамбле һ.б. тәбрикләде. Шулай ук төрле оешма – преприятиеләрнен вәкилләре ансамбльгә тантаналы рәвештә котлауларын җиткерде, һәркем ансамбльнен җитәкчесе Тәскирә Хөсәиновага яңа иҗат унышлары, изге теләкләр юллады. Бәйрәмгә килгән тамашачы “Калинушка”нын һәр чыгышын көчле алкышларга күмде.