Нәкъ тә 100 ел элек, 1918 елның 17 апрелендә Владимир Ленин Халыкара Комиссарлар Советы “ Янгынга каршы торучан хөкүмәт хезмәте” хакында боерык имзалый. Шушы көннән алып янгыннан саклау хезмәте тарихы башлана. Менә шушы - 17 апрель көнне, янгыннан саклау хезмәтендә хезмәт иткән аксакаллар һөнәри бәйрәмнәрен искә төшереп узалар. 1999 елга кадәр 17 апрель көнен безнең хөкүмәт янгыннан саклау хезмәте көне дип билгеләнеп үтелгән. 1999 елның март ае азагында әлеге бәйрәм көне 30 апрельгә күчерелгән, чөнки тарихчылар сүзенә караганда нәкъ тә 1649 елның 30 апрелендә Иске Рус һәвәскәре Бөек һәвәскәр Михаил улы Алексей “Янгынга каршы торучанлык” хакында боерык имзалый. Хуҗалыкны ялкыннан саклау һәм янгынга каршы торучанлык, аның кагыйдәләрен катгый рәвештә алып барылучы иң беренче тарихи кәгазь була. Әлеге тарихи имзалы югары бәягә ия булган кәгазгә безнең Россия янгыннан саклау хезмәте дә хәзергә кадәр буйсынып яши.
Янгын белән көрәшүчеләр - алар көн казагында хуҗалыкны, халыкны уттан саклап килүче көчле куатле ир-ат затлары. Аларның башыннан хөкүмәт төзелешендә үткән һәрбер көнне янгыннан саклаган борчулар уза. Алар Бөек Ватан сугышында катнашып шәһәрләр, авылларны уттан саклап кала алганнар. Бүгенге көндә лаеклы ялга киткән янгын сүндерүчеләребез 1950-1970 нче елларны янгынга каршы торучанлыкны бөеккә күтәреп, 1990 елларны да әлеге кагыйдәләрне яңартып хәзерге көнгә кадәр бүгенге янгынга каршы торучыларга да зур өлеш чыгаралар.
Нәкъ тә янгын сүндерүче ветераннар бүгенгесе заманда янгынга каршы торучанлыкны, янгын сүндерү җиһазлары белән төгәл һәм әзерлекне белдерүче киңәшләре белән бүгенге янгын сүндерүчеләрне тәрбияли. Алар озак еллар туплап килгән белем, тәҗрибә- менә шушы иң кирәкле һәм мөһим булган йолаларның берсе һәр янгын сүндерү бүлегендә саклана.
Азнакай районында янгын сүндерү бүлеге тарихы ерак 1941 елны, янгын сүндерү командасы барлыкка килү белән башланып китә. Әлеге хезмәт юлы сугыш чоры азагыннан соң көчәеп гөрләп эшли башлый. 50 нче елларны әлеге хезмәткә сугышта катнашкан фронтовиклар иң көчле һәм яхшы сугышчан нигез салып, бергә хезмәт иткән яшь янгын сүндерү һәнәр ияләренә дөрес һәм төгәл киңәшләр биреп, аларны максатка ирешер өчен бар көчләренә буйсынуны, үз һөнәренә тугры калуны, һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗларга өлгер генә килеп җитүне иң беренче итеп гореф гадәткә өйрәткәннәр.
Шуңа да әлеге гореф-гадәтләргә таянып эшләгәндә генә Азнакай янгын сүндерүчеләре һәрвакыт беренче булып уңышлы эш итәләр.
Азнакай шәһәре янгын сүндерү хезмәте бүген - үз эченә 87 нче федераль янгынга каршы торучы бүлеген, 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеген, көнкүреш янгыннан саклау күзәтчелеген, республикага буйсынган Актүбә бистәсе һәм Победа бистәсендә, Чалпы авыл хуҗалыгында урнашкан янгын сүндерү бүлекләрен үз эченә алган зур гаилә. Янгын сүндерү бүлекләре районның төрле тарафларныда урнашканлыктан, тиз арада авыл хуҗалыгында барлыкка килгән янгыннарны сүндерергә барып җитәргә ярдәм итә.
Йөзеллык уңаеннын аерым зур рәхмәтебезне – янгын сүндерү хезмәтенә тугры булып, үзләренең яшьлекләрен әлеге куркыныч хезмәттә үткәргән ветераннарыбызга әйтәсебез килә. Бүгенгесе көнне дә ветераннарыбыз килгән яшь янгын сүндерүчеләргә үзләренең киңәшләрен биреп, янгын сүндерү хезмәтен алга әйдәп баручы зу миһербанлы кешеләр.
Барлык ветераннарны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга, аларның гаиләләренә ныклы сәламәтлек теләп калабыз!
.jpg)
.jpg)