Татарстан Республикасы буенча соңгы 3 ай эчендә генә 690 янгын теркәлгән. Янгын вакытында 68 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 182 авыл-хуҗалык төзелешенә, 12 өлеш техикага зыян салынып, 11 баш мал-туар үлемгә дучар була.
Булган янгыннарның 77,8 % -ы, гомерләре өзелгәннәрнең 97,8% - ы,
82,4 %-ы янгын вакытында тән җәрәхәтләре алганнар Татарстан Республикасы буенча хуҗалык яшәү урыннарына туры килгән 537 янгын санына тиң. Әлеге санны аерым хуҗалыкта булган 122 янгын, купкатлы йортларда-122 янгын, мунча, сауна һәм башка хуҗалык төзелешендә барлыкка килгән -199 янгын тулыландырып тора.
Янгыннарның төп сәбәбе булып:
Янгыннарны булдырмас һәм аңардан саклану өчен Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгының төп оешмасы, хәйрия тарафыннан 2016 елдан алып яшәү хуҗалыкларына, янгынны кисәтүчән махсус аваз салучы җиһазлар куеп килә. Ташлама ясап иң беренче социаль-яклау хезмәтендә теркәлгән куркыныч янаган, яше тулмаган балалары булган гаиләләргә, купбалалы 5 яки тагын да күберәк булган гаиләләргә, инвалидларга куела.
Әлеге хәйрия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән дә килешенде һәм чынга ашырыр, эшләнер өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан 5 млн 865 мең сум акча бүленеп бирелде.
Татарстан Республикасында урнашкан һәм социаль-яклау хезмәтендә теркәлгән 4713 гаиләләрдә 17082 махсус аваз салучы җиһазлар куелган. Әлеге җиһазлар үзләренең эшен күрсәтеп киттеләр дә инде. 2016-2018 елларда булган янгыннарның 9 очрагында махсус аваз салучы җиһазлар булганлыктан гаилә кешеләре тиз арада ялкынны күреп алып, янгын сүндерү бүлеген чакырырга өлгерә, шуның белән арада 9 бала да булган 20 кешенең гомере сакланып калына.