“Чатыр - Тау” дәүләт заказнигы республикада аеруча сакланучы табигый байлык исәпләнә. Биредәге биологик төрлелек, сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар әйтеп бетергесез кыйммәткә ия.
“Чатыр-Тау” дәүләт заказнигы администрациясе Азнакай, Мөслим, Баулы, Ютазы районнарындагы тыюлык урыннарын саклауга бурычлы һәм бу җирлекләрдә яшәүчеләрне дә табигый байлыкларга сак карарга чакыра. Аларда табигый ландшафтны һәм аның компонентларын тиешенчә тоту, киләчәк буынга калдыруда барлык таләпләрне үтик, җәмәгать. Заказник территориясенә кергән урыннарда мал-туар көтү, печән чабу, сугару эшләре, шулай ук геологик, табигый казылмалар белән бәйле эзләнүләр алып бару, туфрак катламын, су ресурсларыннан файдаланып, гидрологик режимны бозу тыела. Аучылык та рөхсәт ителми. Югалуга барган барлык төр үсемлекләр, гөмбәләр, Кызыл Китапка кертелгән табигый байлыкларыбызның барысы да сакланырга тиеш. Бу урыннарда магистраль юллар, электр һәм торба линияләре, башка коммуникацияләр үткәрү, юлсыз урыннардан машиналар белән йөрү, туристлар тукталышлары ясау, лагерьлар кору, учак ягу, агулы матдәләр сибү, пычрату, агач-куакларны кисү катгый тыела.
Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ җаваплылык каралган. Аерым кешеләргә ул 3 мең сумнан алып, 4 мең сумга, җаваплы затларга 15 меңнән алып, 20 меңгә, юридик затларга 300 меңнән алып, 500 мең сумга кадәр каралган.
Халык белән төрле аңлату эшләре алып барыла. Экологик тәрбиянең максаты – туган җиребезгә сак караш, экологик культура тәрбияләү, райондашларыбызны актив тормыш позициясендә булырга, экологик проблемаларга битараф калмаска чакыру.
Әйдәгез, табигый байлыкларыбызны бергәләп саклыйк, аларның кадерен белик!