Бүген район ветераннар советында бер төркем ветераннарга "Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе һәм хәрби-диңгез Флотына 100 ел тулу" уңаеннан истәлекле юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев тапшырдылар. "Медальләргә гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур активлык күрсәткән, районның иҗтимагый тормышына үз өлешен керткән ветераннарыбыз лаек булды. Андыйлар бездә тагын да күп. Бүләкләр алга таба да хуҗаларын табар", диде совет рәисе Миргасим Кәримов. Әлеге бүләк төрле елларда төрлечә йөртелгән, данлы юллар, шанлы еллар аша үтеп иминлек сагында торган илебезнең Кораллы Көчләре оешуга 100 ел тулу хөрмәтенә булдырылган.