Көрәш турнирына килегез!

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Әлеге спорт төрен тагын да үстерү максатында җирлегебездә зур чаралар уздырылып тора. Әнә шундый зур бәйгенең чираттагысы 28 апрельдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында уздырыла. Биредә татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында Республика турниры оештырылачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International