26 апрель – Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды. Азнакай муниципаль районыннан әлеге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк.
Бүген без бу аварияне бетерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, башкалар гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз, диелә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның мөрәҗәгатендә. Анда түбәндәге юллар да бар: “Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучылар һәрвакыт безнең ихтирам һәм игътибар үзәгендә. Киләчәктә дә шулай булсын. Мондый афәтләрне күрергә язмасын, тормышларыбыз имин булсын”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International