«Без бергә булганда...»

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Күңелләрне дулкынландыра торган, иң куанычлы бәйрәмнернең берсе Җиңү Көне – 9 май. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып кала.

Бөек бәйрәмебезгә багышлап, 8 май көнне Азнакай шәһәребезнең Җиңү Паркында МБУ “Мәдәни үзәк” нең иҗат төркеме балалар өчен чара уздырды.

Бөек Ватан сугышында вафат булып калган бабаларыбызны искә алып, МБУ “Мәдәни үзәк” хезмәткәрләре, балалар,мәктәп укучылары   “Мәңгелек пол” акциясендә катнаштылар. Сугышта катнашкан армия һәм флот ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының фоторәсемнәрен  күтәреп МБУ “Мәдәни үзәктән” башлап Җиңү Паркына бардык.

 Ул куркыныч сугыш бик күп кешеләрнең гомерен өзгән. Илебезнең күп кенә данлы уллары һәм кызлары киләчәк буыннарны тыныч күк йөзе белән тәэмин итте. Бөек Ватан сугышында катнашканнар батырлыгы турында хәтер халкыбызның йөрәгендә мәңгегә калыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International