Азнакай муниципаль районы мәдәният сараенда эшләп килүче «Калинушка» халык ансамбле һәм “Ләззәт” бию коллективы Республика күләмендә ветераннар өчен уздырылган “Балкыш” фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар һәм 17 майда Казан шәһәрендә Габдулла тукай исемендәге филармония залында гала концертта катнашып, 92 коллектив арасында уңышлы чыгыш ясадылар. Быелгы фестиваль боек җиңунең 73 еллыгына һәм Ленин комсомолына 100 еллыгына багышланды.