“Кайнар линия” үткәрелә

2018 елның 18 мае, җомга

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 18-25 май көннәрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гомуми туклануның сыйфаты, куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышлап “Кайнар линия” үткәрә. Бу нәүбәттән фикер-тәкъдимнәрне, сорауларны 8.00-17.00 сәгатьләрдә 9-30-83, 7-14-80 телефоннары аша җиткерә аласыз.
15 майдан тагын бер “Кайнар линия” эшли башлады. Спиртлы продукцияләрне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу мәсьәләгә бәйле сорауларыгыз туса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, 9.00-16.00 сәгатьләрдә шушы ук 9-30-83, 7-14-80 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International