26 май – Россия эшмәкәрләре көне

2018 елның 25 мае, җомга

Эшмәкәрләребез табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа  эш урыннары булдыралар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.  Бүгенге көндә бюджет керемнәренең  25 процентын эшмәкәрләр тулыландыра.  Безнең табигый ресурсларга  бай, ямьле Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Районда  эшмәкәрләр арасында  җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында  алты  сәнәгать  мәйданчыгы булдырылды. Аларга  ярдәм  итү өчен районда эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Эшмәкәрләребез  федераль, республика һәм район күләмендә төрле ярдәм программаларыннан  актив файдаланалар. Әмма әле эшмәкәрлек өлкәсендә эшне тагын да активлаштырырга,  продукция җитештерүче яңа объектлар ачуга,   инвесторлар җәлеп итүгә, өстәмә эш урыннары булдыруга игътибарны арттыру зарур. Үз көчләренә ышанган, тәвәккәл кешеләргә без һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер.

   Бизнес белән шөгыльләнүче  кыю, тәвәккәл райондашларыбызны,  һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаиләләрендә иминлек, эшләренең  чәчәк атуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International