Изгелеккә бер адым

2018 елның 9 июне, шимбә

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында тагын бер чара, яман шеш белән авыручы ике сабый – Ислам Мостафин һәм Әдилә Мөхәммәтҗановага ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты үтте.

Ел саен районыбызда оештырылучы үзенчәлекле акциядә азнакайлыларның мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булулары сөендерә. Хәйрия чарасы исә бик җылы атмосферада үтте. Концерт та бик эчтәлекле, оешкан төстә барды. Бирегә татар эстрадасының танылган артистлары киләчәге алдан ук билгеле иде. Алып баручылар – Гөлназ Бәдретдинова һәм Эльвира Камалетдинова да һәр чыгышны бер җепкә бәйләп, тамашачыларны, артистларны да бер дулкынга кертеп җибәрә алды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин хәйрия чарасыннан кергән 200 мең сум акчаны яшәү өчен көрәшүче сабыйларның гаиләләренә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International