15 июнь, җомга көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен каршылаячак. Бәйрәм чаралары Азнакайның барлык мәчетләрендә дә узачак: гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла. Шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә дин тотучыларны олуг бәйрәм белән муниципаль район җитәкчелеге котлаячак.