Балачак ул - иң куңелле һәм иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Җәй — иң яхшы ел фасылы, чөнки җылы, әйләнә — тирә искиткеч матур. Ин мөhиме — балалар өчен озын каникуллар. Һәр ел саен район һәм шәһәр мәдәният сарае каршында балалар өчен, җырлы- биюле уен – көлкеле программа әзерләнә. Шул уңайдан 18 июнь көнне дә балалар өчен төрле әкият, мультфильм геройлары катнашында театрәлләштерелгән тамаша узды. Балалар бик теләп әкият геройлары белән уеннар уйнап, җырлап – биеп куңел ачтылар.