Наркомания — чорыбыз афәте. Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан районда “Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе бара. Наркотиклар сату, саклау очракларына тап булсагыз, шундый фактларны күрсәгез, ишетсәгез, район эчке эшләр бүлегенә – 02, 7-30-87 телефоннары аша хәбәр итегез.