23 июньдә Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туе узды. Төбәкара дуслык бәйрәменә Башкортстан һәм Татарстан
Республикаларының 10 районыннан, Оренбург өлкәсеннән күпсанлы кунаклар килде.
Башкортстанның Төмәнәк авылыннан эстафетаны беренчеләрдән булып Азнакай кабул итүе бер дә гаҗәп түгел: районда тарихи ядкярләрне барлау, югалган авылларны өйрәнү, аларга багышланган дистәләгән китаплар иҗат итү буенча гаять зур эш алып барыла, халыкара конференцияләр, “Чатыр тау җыены” фольклор фестивале үткәрелә, шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты, тирә-юньдә тиңе булмаган төбәкне өйрәнү музее эшләп килә.
Азнакайлыларның халык, төрле милләт вәкилләре белән бердәм, тату булып эшләве хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та үз чыгышында әйтеп узды.