Рәхим итегез!

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Редакциябез “Маяк” газетасына агымдагы елның икенче яртыеллыгына 1 июньнән 30 июньгә кадәр язылучылар арасында диван һәм башка призлар уйнату турында игълан иткән иде.
29 июньдә 17.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында күңелле җырлы, биюле, уенлы бәйрәм үткәрелә һәм “Маяк” газетасына шул чорда язылучылар арасында призлар уйнатыла.
Төп приз – Пушкин урамында урнашкан күпләп сату базарындагы “Әмирхан” мебель салоныннан диван!
Шулай ук “Дельфин” бассейнына, “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексының тренажер залына һәм Боз сараена тимераякта шуарга абонементлар, “Восток” кинотеатрына билетлар.
Бу көнне газетабызга язылу да оештырылачак. Язылучыларның барысын да бүләкләр көтә. Алар шулай ук призлар уйнатуда да катнаша ала.
Квитанцияләрегез белән килегез һәм диван отыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International