Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.
Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр.
Татарстан Радиосын 2 июльдә 6.45 сәгатьтә 99,2 FM дулкында тыңлагыз.