Районга эшлекле сәфәр барышында җитәкче башта шәһәрнең Сабантуй мәйданында булып, яңа утыртылган урман посадкасын карады, агачларга санитар кисү үткәрү белән танышты. Аннан соң министр Чатыр тау урманчылыгы питомнигында булды. Биредә бүген 19 гектар мәйданда каен, нарат, чыршы һәм тупыл агачлары үсентеләре бар.
Равил Кузюров аны тагын да киңәйтү, питомникны тулысы белән торгызу юлларын карарга кушты.
–Биредә шәһәр генә түгел районны агач үсентеләре белән тәэмин итәрлек мөмкинлек бар, шуннан файдаланыгыз, – диде җитәкче.
Хуҗалыкның үз теплицасы да бар. Орлыктан чәчелгән каен үсентеләре инде көзгә урманнарга утыртырлык булачак.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән алар шулай ук хуҗалыкның пилорамасын да карадылар. Пилорама булу – өстәмә керем эшләүгә дә булышлык итә. Хезмәткәрләр халыктан заказ алып, тиешле күләмдә такта җитештерәләр.
Очрашу барышында җитәкчеләр коллектив белән очрашып, Азнакай урман хуҗалыгы эшчәнлеге, хәл итәсе проблемалар турында сөйләштеләр.
–Предприятие уңганнарының киеренке эше нәтиҗәсендә “яшел калкан”ны саклауга һәм яклауга, урман запасын арттыруга, алардан сакчыл файдалануга, экология ресурслары мөмкинлекләрен ныгытуга, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләүгә күп көч салына. Урманнарны тәртипкә китерү һәм яңарту буенча зур эш башкарыла. Азнакайның мөмкинлекләре зур, ирешелгән күрсәткечләрне тагын да яхшырту буенча эшләү зарур, – диде Равил Кузюров очрашу азагында.