Көннәр шулкадәр эссе ки, нәни генә очкыннан да бар да дөртләп кабынып китәр кебек. Бу чорда тир түгеп үстергән игенкәйләребезне янгыннан саклау аеруча зур тырышлык, игътибарлылык таләп итә.
Авыл хуҗалыкларында урып-җыю эшләрендә катнашучылар урак башланганчыга кадәр үк янгынга каршы инструктаж үтәргә, агрегатлар, автомашиналар беренчел янгын сүндерү чаралары, очкын сүндергечләр һәм башкалар белән җиһазландырылырга тиеш иде. Иген кырларына бары тик төзек һәм ныклы тикшерү узган техника гына чыгарыла. Двигательләрне чисталыкта тоту һәм аның кызуына китерүче сәбәпләрне ачыклау – янгын куркынычсызлыгының төп таләбе булып тора. Эш вакытында тәмәке тарту, ремонт эшләрендә эретеп ябыштыру лампаларын һәм башка ачык ут чараларын куллану да катгый тыела. Урак чорында янгын сүндерү техникасы һәрчак әзер торырга тиеш. Бу чорда кырда камылларны яндыру, гомумән, учак ягу катгый тыела!
Иген кырында, ындыр табагында янгын чыккан очракта – 01, кәрәзле телефоннан 101 һәм 112 телефоны аша янгын частена шалтыратырга; кул астында булган беренчел чаралар белән янгынны сүндерергә тырышырга, моның өчен янгынның көчәю, җил юнәлешен исәпкә алып, яну зонасын сөреп чыгарга; очкыннар һәм янган салам көлтәләрен сөрелгән җирдән читкә чыгармаска; иген җыйнаучы агрегатларда, транспорт чараларында утны сүндерү һәм агрегатны иген массивыннан чыгару җаен карарга кирәк.
Игеннәрне киптергәндә һәм эшкәрткәндә катгый рәвештә температураны күзәтү сорала. Киптерү агрегатларында сыек ягулыкның түгелүенә юл куймау, куллану кагыйдәләрен саклау зарур. Югарыда саналган таләпләрне саклау тир түгеп үстергән игеннәрне югалтусыз җыеп алырга, игенчеләрнең иминлеген сакларга ярдәм итә.