Азык-телек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре (коры җил, туфрактагы корылык, коры һава) нәтиҗәсендә туган куркынычны бетерү максатларында, «Халыкны һәм территорияләрне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:
1. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү территориаль ярдәмче системалары идарә органнары һәм көчләре өчен, махсус боерык чыкканга кадәр, 2018 елның 3 августыннан гадәттән тыш хәл режимы кертергә 1юм төбәк (муниципальара) дәрәжәсендә чаралар курелергә тиешлеген билгеләргә.