17 нче август көнендә Ишкай исемендәге паркта “Мәдәни мохит” проекты кысаларында МБУ "Мәдәни үзәк" хезмәткәрләре «Керпе малае дуслар эзли» спектакль геройлары белән «Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте» чарасы узды. Чараның башында алып баручы, юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Аннары викторина сорауларына җавап биреп төрле хәрәкәтле уеннарда актив катнаштылар. Чара бик куңелле һәм мавыктыргыч үтте.