Кадерле азнакайлылар! Хөрмәтле килгән кунаклар!
Сезнең барчагызга да Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 75 ел тулу уңаеннан ихластан котлауларымны җиткерәм.
Азнакай районы социаль-икътисади тормышның һәр өлкәсендә дә зур уңышларга ирешеп килә. Бүгенге көндә яуланган бу казанышларыбыз–барлык азнакайлыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Быел да авыл эшчәннәре бәйрәмебезне матур күрсәткечләр белән каршылый. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешеп, игенчеләребез тир түгеп үстергән ашлыкны түкми-чәчми, югары уңыш җыеп алуга бар тырышлыкларын куялар.
Бүген без нефть тармагында җиң сызганып хезмәт куйган, районыбыз авыллары, шәһәр үсешенә зур ярдәм күрсәтеп килгән нефтьчеләребезгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Башка җаваплы тармакларда эшләп җирлегебез икътисадына үз өлешен керткән райондашлар белән горурланабыз. Ветераннарыбызга аерым кадер-хөрмәт! Алар нигез салган бәрәкәтләр Азнакайның бүгенге һәм киләчәк үсешенә этәргеч бирә.
Бездә туган ягын ярата торган көчле, талантлы, патриотик рухлы кешеләр яши. Киләчәктә дә республикабыз тормышында үзебезне бары тик уңай үзгәрешләр, өлге булырлык гамәлләребез белән генә танытып торыйк. Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып менү өчен тырышыйк! Алга таба да шулай матур итеп, дуслык-туганлыкта эшләргә һәм яшәргә язсын!
Хөрмәтле райондашларым, җирлегебез кунаклары!
Барыгызга да хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим! Табыннарыбыз бай, тормышыбыз имин, бәрәкәтле булсын! Бәйрәмнәр белән!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, муниципаль район башлыгы
***
Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть япмалары үзләштерелә башлауга 75 ел тулу уңаеннан шәһәребездә 24 августта зур бәйрәм уздырыла.
Тантана 16.00 сәгатьтә “Игелеклелек” паркында балалар өчен Әлмәт шәһәренең “Җиңел канатлар” урам театры чыгышы белән башлана;
16.00-17.00 сәгатьләрдә – Яр Чаллы шәһәренең “Джас Dixi – BEND” инструменталь төркеме чыгышы;
16.00-18.00 сәгатьтә – парк территориясендә Яр Чаллы шәһәреннән профессор Николядан күңел ачу тамаша-программасы;
17.00-17.40 сәгатьләрдә – “Юбилейный” стадионында театральләштерелгән тамаша белән бәйрәмне ачып җибәрү;
17.40-22.00 сәгатьләрдә – Татарстанның һәм Башкортстанның эстрада йолдызлары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Рифат Хөснияров, Фирүз Насыйров, “Амазона шоу” дуэты, “Ворожея” рус җыр театры артистлары катнашында зур концерт.
20.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
Истәлекле бәйрәмнәрне бөтен район халкы бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачып, матур итеп үткәрик!