Нефть саклау резервуарлары янып киткән очракта ничек сүдерүне үз һөнәр ияләре генә белә. Читтән күзәтеп торучы өчен нефть резервуары яну- бик куркыныч афәт төсле тоела. Көнкүреш вакытында нефтьчеләр сүзенә караганда әлеге резервуарлар һәрвакыт газ чыгарып һава сулый. Шуңа да кечкенә генә очкыннан резервуар түбәтәе резервуар шартлау аркасында чыгып очарга мөмкин. Нефть көттермичә янып китеп кара төтен тирә юньне каплап ала. Янучы резервуардан кайнап торган учак якында гыны торган резервуарларга да куркыныч яный, аларга да күчү ихтималы бар. Берничә вакыттан сон резервуар улап эчендә саклаган нефтьне кайнатып чыгарга мөмкин, андый нефть кайнап чыгып янгын сүндерүчеләр өстенә коелып үлем очраклары да бар.
Нефть резервуарында килеп чыккан янгынны сүндерү өчен бик тә тәвәккәллек, дөрес эш итү, махсус янгын сүндерү җиһазлары кирәк булуы ихтимал. Нефть януын сүндерү бик тә авыр һәм бик тә олы зур көч, тәңгәллек сорый, шуңа да уңышлы гына янгын сүндерү өчен янгын сүндерүчеләрнең җитез , бердәм, төгәл эш итүләре кирәк.
Шушындый нефть амбарын сүндерү өчен 17 августта 2 отряд федераль янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре ААҖ “Азнакайнефть” идарәсенең 5 цехында урнашкан 28 ГЗНУында җыелыштылар. Ел саен үткәрелеп килә торган әлеге уйдырма өйрәнчек күнекмәләр “Татнефть” объектларын янгыннан саклау өчен бик тә кирәкле. Бүгенге күнекмәнең барышын 2 нче отряд башлыгы урынбасары Владимир Салун бәя бирде. Аның белән беррәттән “Азнакайнефть” идарәсе башлыгы Марат Зәләтов, “Азнакайнефть” идарәсе баш инженеры Расих Фәйзуллин да күзәтеп торды. 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре “Азнакайнефть” объектларын янгыннан саклауларын күрсәтеп киттеләр.
Күнекмәләрнең уйдырма буенча эчтәлеге буенча көндезге икеләр тирәсендә нефть кабул итү вакытында 3000 кубометрлы 2 нче номер астында торган нефть резервуары янып китә. Күнекмәне уйлап табучылар янгынны катлауландыру максатыннан, автомат рәвештә янгынны сүндерү өчен җиһазландырылган саклагыч, янгын аркасында җимерелә. Ялкынны иң беренче булып 5 цех операторы Илшат Гадиев күреп ала һәм яшен тизлегендә эшкә керешә. Минут эчендә авариягә каршы тору башлана- оператор тавышы белән тирә юньдәгеләргә хәбәр сала, телефоннан янгын сүндерү бүлегенә дә шалтыратып, тиз генә технологик эшләнешне туктата. Янгын җиренә, хәбәрне алган мастер Гараев Булат штаттан тыш янгын каршы торучы егетләр белән операторга ярдәмгә килә-янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче алар янып торган резервуардан очкан очкыннардан махсус кул җиһазлары белән тирәлекне саклап кулыннан килгән барлык алымнарны алырга тырышалар.
Беренчеләрдән булып янгын урынына 24 янгын сүндерү бүлеге Әхмәтшин Равиль җитәкчелегендә кизү торган янгын сүндерүчеләре килеп җитте, шундук нефть резервуарына каршы көрәш тә башланды. Уттан саклаучы махсус киемнәр киеп, янгын сүндерүчеләр, көрәш вакытында һәрберсе үз урыннарына төгәл бастылар һәм янган резервуарны су сиптереп көрәш башладылар.
Хәбәрне ишетеп тиз арда янгын урынына 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салават Салахов та килеп җитте. Ул җитәкчелекне үз кулына алып төгәл һәм тәвәккәл генә янгын сүндерүчеләрне ялкынга каршы торуны күрсәтте. Беренче чиратта барлык көчләре янып торган резервуарны су белән салкынайтып торуга бирелде.
Көеп торган резервуарны салкынайтып тору үзе бер хәл. Ярдәмгә Җәлил бистәсеннән 32 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре дә килеп җитеп , алар да каршы торган нефть саклавычларны янгыннан саклап калырга тырыштылар.
Янгын урынына махсус янгын сүндерү техникаларын да китереп җиткерделәр, Аларга Әлмәтнең 15 нче санлы янгын сүндерү бүлеге дә махсус күбек белән сүндерү өчен техника алып килеп кушылды. Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге күбек белән ялкынга каршы көрәшкә янгын сүндерү машинасын әзерләп куйдылар. Янгын урынында янгын сүндерүчеләр махсус штаб төзеделәр, Чөнки янгынны сүндерер өчен бердәмлек һәм һәр кеше белеп торган алымнарны белергә кирәк. Нефтьчеләр белән беррәттән көрәшне алып барыр өчен штабта “Азнакайнефть” идарәсе башлыгы һәм баш инжерыннан башка баш инженерның хезмәттә куркынычсызлык саклау инженеры Шәймәрданов Таһир һәм 5 нче цех башлыгы Наил Гайнаншин да бар иде.
Янгын сүндерүчеләр янган резервуарны күбек белән сүндерергә керешкән арада радиоэфирдан нефтьнең кайнап чыгып чәчрәвен хәбәр иттеләр. Әлеге куркыныч хәбәрне ишетү белән янгын сүндерүчеләр яшеренеп тордылар, һәм әлеге халәт куркынычы югалгач кабаттан ялкынны сүндерергә керештеләр.
Күбек белән сүндерү халәте уйдырманың кызыклы җире булды. Янгын сүндерү машинларының двигателльләре улап та куйды. Күбек сүндерү машинасы бар көченә резервуарның эшләпәсенә күбек койды. Әлеге машинаны йортуче оператор дөрес эшләгәнлектән резервуар эчендәге нефть күбек мендәре белән капланды һәм аңа янарга ирек бирмәде.
Әлеге нефть саклагыч резервуарын сүндерер өчен барлык алымнар алып бетергәч генә уйдырма күнекмәгә нокта куяр вакыт җитте. Күнекмәдән соң күнекмә җитәкчесе Владимир Салун су җитмәгән һәм еракта урнашкан объектларда янгын сүндерергә авыр икәнлеген әйтеп китте. Тик, янгын сүндерүчеләр үз эшләрен дөрес эшләп максатларына ирештеләр.
Арып талып, үз эшләрен тәвәккәлләп янгын сүндерүчеләр чиста күнел белән күнекмәдән соң кайтып киттеләр. Әлеге өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын иде дип эйтсе килә.