Районыбызда быел 749 бала “беренче”ләр сафына басачак. Алар арасында күп балалы, аз керемле, опекага алган, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлеге чикле балалар да бар. Белем көне аларның һәркайсысы өчен гомергә истә калырлык шатлыклы бәйрәм булсын өчен ел саен районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла. Аның кысаларында предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр уку кирәк-ярак-лары тутырылган портфельләр әзерлиләр. Узган атнада 266 бала әнә шундый бүләккә ия булды.