Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм!
Бүген, югары технологияләр чорында, ныклы белем тормышта алга баруда, хезмәт баскычлары буенча югары күтәрелүдә төп нигез булып тора. Соңгы елларда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук район, нефтьчеләр ярдәме белән мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы сизелерлек яхшырды.
Бу якты бәйрәм көнендә хөрмәтле педагогларга балаларга булган тирән мәхәббәтләре, аларга яхшы тәрбия һәм белем бирүләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез кечкенә азнакайлыларны яхшылык кылырга, шәфкатьле булырга, туган якны яратырга өйрәтәсез.
Укучыларның исә белем нигезләрен тирәнрәк үзләштерүләрен телим. Сезнең көндәлектәге һәр бишлегез, һәр җиңүегез безнең өчен мөһим, чөнки сезнең уңыш – ул районыбыз һәм шәһәребез уңышы да.
Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек – алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы.
Яңа уку елы һәркемгә кызыклы очрашулар, ачышлар алып килсен, максатларыгызга ирешергә насыйп булсын! Барчагызга да сәламәтлек, иминлек телим.