Мәктәп укучылары өчен янгын кагыйдәләре

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел  7 нче  урта мәктәбендә  узенчәлекле «янгын» десанты  урнашты. Яңа уку елының беренче көннәрендә  укучыларга азнакай янгын сүндерүчеләре килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучылар өчен, шул исәптән иң кечкенә-беренче сыйныфлар  өчен күрсәтмә куркынычсызлык дәресләре уздырдылар. Янгын сүндерү  булеге инженеры  Зөһрә Ахметзянова һәм инспектор Альбина Калимуллина 7 нче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы дәресе үткәрделәр. Ә 24 нче янгын сүндерү  булеге башлыгы урынбасары Александр Никулин, инженеры Гөлназ Нигматуллина һәм инспектор Алсу Самигуллина белән бергә  ачык дәрестә беренче сыйныф укучыларына мәктәптә янгын чыкканда үз-үзеңне тоту, төтененән  һәм уттан саклану кагыйдәләрен аңлаттылар. Огнетушитель  турында мәгърифәт мультфильмнан соң, беренче сыйныф укучыларына  янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлек-буклетлар тараттылар.

     Куркынычсызлык дәресе бик якты булды, бигрәк тә беренче сыйныфларга, кайда балалар белән тере әңгәмә булды. Балалар бик теләп гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укытучыларның сорауларына җавап бирделәр,   үзләредэ инициатива күрсәтеп янгын куркынычсызлыгы буенча күп сораулар биргәннәр.Янгын сүндерү инспекторлары бала-чагаларга мәктәптә янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен җиткерергә  тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International