«Мәктәпкә куркынычсыз юл буенча»

2018 елның 8 сентябре, шимбә

7 сентябрь көнне Гаилә паркында МБУ «Мәдәни үзәк» иҗади төркеме башлангыч сыйныф укучылары белән «Мәктәпкә куркынычсыз юл буенча» дигән квест-уен үткәрделәр.

Балалар  светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә викториналарда катнаштылар. Балалар Керпе малае һәм Тюләнтәй геройлары белән берлектә табышмаклар чиштеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча иллюстрацияләр карадылар.

Укучылар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен үзләштерделәр, уеннарда, инсценировкаларда, көндәлек тормышта юл йөрү кагыйдәләре турында алган белемнәрен кулланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International