Сер түгел, соңгы дистә елда аерылышулар саны ифрат арта. Бу исә, үз чиратында, балалар тәрбияләүдә дә тискәре чагылыш таба. Дәүләт гаилә сәясәтенең 2025 елга кадәрге чорга кабул ителгән концепсиясендә гаилә тәрбиясе һәм балалар хокукларын яклау төп мәсьәләләрнең берсе итеп куелды. Әти-әниләрнең балаларга алиментны вакытында һәм тиешенчә түләвенә аеруча басым ясала. Әмма алар үзләре бу җаваплылыкка, ата-ана бурычын үтәүгә ничек карый соң? Шәһәр мәшгульлек үзәге директоры, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Гафиева белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
–Лилия Рәфисовна, тормыш хәлләре күрсәткәнчә, алименттан качып йөргән әтиләр гадәттә еш эш алыштыра, аңа рәсми урнашмый, Сез нинди фикердә?
–Кызганычка каршы, алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләр күп һәм алар белән ныгытып торып, максатчан һәм нәтиҗәле эш алып бару сорала. Узган атнада координацион совет утырышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да бу мәсьәләне кискен куйды. Алимент түләүчеләрне эшкә урнаштыру, мәшгульлеген тәэмин итүне безнең үзәк төп бурычларының берсе саный. Аларга һөнәрләренә, үзләренең теләкләренә туры килгән эш урыннары эзлибез. Бу юнәлештә суд приставлары белән дә, эш бирүчеләр белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Эшләргә теләге булмаган әтиләрнең намусын уятырга омтылабыз, алар белән эчкерсез сөйләшү, аңлату эшләре алып барыла. Картлыкның тау артында түгеллеген, сихәтлеге начарланса шул балалар кулына калачагын да кисәтәсең. Аңлаганнары да бар, үгет-нәсихәт кермәгәне, аны кабул итмәгәне дә.
–Быелның шушы чорына аларның никадәрен урнаштыра алдыгыз соң?
–8 ай эчендә безнең мәшгульлек үзәгенә алимент түләмәгән, дөресрәге, эшсез булгач аны түли алмаган 36 ир-егет мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе эшкә урнаштырылды. Бүгенге көндә эшсезлек буенча исәптә шундый 4-5 кеше тора. Аларның проблемаларын хәл итү буенча да чаралар күрелә.
–Балаларыбыз хокукларын яклау барыбызның да изге бурычы. Аларны ялгызы тәрбияләгән әниләргә хокукый ярдәм дә кирәктер?
–Сүз дә юк. Үзләренең, балалары хокукларын яклауда, тормыш проблемалары алдында алар еш кына югалып кала. Монда инде барыбызның да ярдәме кирәк. Шуннан чыгып, республикабызда, шул исәптән безнең районда да тематик кабул итүләр оештырыла башлады. Аларда хатын-кызларга аерылган иренең алимент түләү бурычлары, аны закон нигезендә үтәтү хакында ныгытып аңлатыла.
Әңгәмәдәш – Лиза НУРЛЫЕВА