САЛЫМНАР: сораулар һәм җаваплар

2018 елның 14 сентябре, җомга

Салым түләү, аны билгеләү буенча сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабировага мөрәҗәгать иттек.
– Нинди очракта гражданин торак, җир һәм транспорт салымнарын түләүче булып исәпләнә?
– Кемнең шәхси милкендә фатир (торак йорт, гараж, яки фатирда беркадәр өлеше булса), җир участогы яки транспорты (автомобиль, мотоцикл, катер, яхта, самолет, вертолет) бар икән, ул югарыда санап кителгән салымнарны түләүче булып санала. Физик затларның милек салымына килгәндә, аны түләүче булып хосусый милек иясе санала. Ул балигъ булмаган бала (салым законлы вәкилләр тарафыннан түләнә: ата-ана, опекуннар һ.б.), эшкә сәләтсез кеше, чит ил гражданы яки гражданлык хокукы булмаган кеше булырга мөмкин. Исегезгә төшереп үтәбез, милек салымнарын түләү вакыты 2018 елның 3 декабрендә тәмамланачак. Бу эшне азакка кадәр сузмаска киңәш итәр идем.
–Салым түләүгә белдерү кәгазьләре кайчаннан таратыла башлаячак?
– Белешмәләр этаплап, октябрь аена кадәр таратылачак. Аларны кайбер азнакайлылар алды да инде. Быел квитанцияләр Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан типографияләрдә басыла (Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург). Шуңа белдерү кәгазьләре әлеге шәһәрләрнең берсеннән килә икән, аптырап калмагыз.
Салым түләүченең Шәхси кабинетында теркәлү үткән гражданнарга белдерү кәгазьләре әлеге сервис аша бары тик электрон формада гына җибәреләчәк.
Әгәр салымыгыз 100 сумнан кимрәк икән, түләү кәгазьләре җибәрелмәячәк.
– Быел салым түләүдә нинди дә булса үзгәрешләр бармы?
– Җир салымы закончалыгына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, ташламалардан кулланучылар саны артты. Бу пенсионерларны да ташламага ия категориягә кертү белән бәйле.
Хәзер “алты сутый” җиргә салым салынмый. Мәсәлән, кешенең җир участогы мәйданы 6 сутыйдан артык түгел икән, моңа салым салынмый. Аннан күп булган очракта, 600 квадрат метрдан арткан мәйданга гына түлисе. Җир кишәрлеге ике яки аннан артык булган очракта, ташлама берсенә генә ясала.
Физик затларның милек салымына килгәндә, закон тарафыннан аның арту чиге билгеләнгән. Кадастр бәясеннән чыгып исәпләнгән милек салымы алдагы елга караганда 10 проценттан да күбрәк арта алмый.
– Электрон сервис хезмәте турында да аңлатып үтсәгез иде.
– Бүгенге көндә салым хезмәте сайтында “Физик затларның шәхси кабинеты” дип аталучы бик уңайлы электрон сервис хезмәте эшли. Әлеге сервис: электрон рәвештә салым хәбәрнамәсе алу, үзлектән түләү квитанцияләре ясау һәм бастырып алу, саылм бурычларын һәм түләүләрен түләү, өйдән чыкмый гына салым органнарына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, шәхси кабинетта милек объектлары, җир участоклары, транспорт чаралары, аларның исәпкә куелган һәм төшерелгән вакытлары турында тулаем мәгълүмат бирелгән. Сервистан файдалану өчен физик затлар салым инспекциясенә барырга, гариза язып, пароль алырга тиешләр.

Таңсылу САНИЕВА әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International