Шимбә көнне – 22 сентябрьдә «Шифа» үзәге каршындагы мәйданда беренче көзге ярминкә оештырыла. Биредә отышлы бәядән ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык кебек сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм башка бик күп товарлар тәкъдим ителәчәк. Ярминкә иртәнге сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!