26 нчы сентябрь көнне Мәдәни үзәк сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ачык ишекләр көне уздырды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

26 нчы сентябрь көнне Мәдәни үзәк сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ачык ишекләр көне уздырды. Фойеда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Төрле мастер-класслар үткәрелде.

Балалар бик теләп җыр, бию мастер-классында катнаштылар, шулай ук кул астындагы чаралар белән йомшак уенчык куянны һәм картинаны ясадылар.

Мондый чараны үткәрү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади потенциалын ачып кына калмый. Бу, барыннан да элек, аралашу мөмкинлеге, инвалидларны реабилитацияләү һәм җайлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International