Гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм төбәкләре территориясендә гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә. Айлык кысаларында 2018 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр «РФ Президенты тарафыннан РФ территориясендә гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планын керткәндә Россия Федерациясендә гражданнар оборонасы әзерлеген тәэмин итү буенча чаралар оештыру " темасына гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе узачак. Тренировкада катнашуга районның җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җәлеп ителә. Район халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәк, безнең район өчен хас булган хәвеф-хәтәрләр буенча куллануга кертү системасы эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International