Быел Татарстан Архив хезмәтенә 100 ел тула. Шулай ук Азнакай архив бүлеге оешуга да 85 ел.
Әлеге истәлекле даталар уңаеннан район башкарма комитетының архив бүлегендә укучылар экскурсияләр оештырыла.
27 сентябрьдә биредә 9 нчы мәктәпнең педагог-психолог Ләйлә Низамова җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары булды.
Алар архивның тарихы, 1930 елда чыккан “Коммуна” газетасы рәсемнәренең клишелары, Азнакай авылы мәктәбенең беренче директоры Шираз Мөстәкыймовның шәхси документлары белән таныштылар.
Кайбер укучылар хәтта үз әби-бабайларының хезмәт хаклары турындагы документларны да таптылар.